Der Eulenspiegel ist ein monatlich erscheinendes Humor- und Satiremagazin mit einer Auflage von 110.000[1] Exemplaren. Es wird von der Eulenspiegel GmbH in Berlin herausgegeben.
"Ойленшпигель" (алманча Eulenspiegel) – Алмания башкаласы Берлин шәһәрендә "Ойленшпигель" җаваплылыгы чикле җәмгыяте (алманча Eulenspiegel GmbH) тарафыннан хәзерге вакытта айга бер мәртәбә чыгарыла торган юмор һәм сатира мәҗмугасы. Тиражы – 110 мең данә.
1954 bis zur Wende
1954-1989 елларда
Die Zeitschrift ging aus dem Satireblatt Frischer Wind hervor, das seit dem 15. April 1946[1][2] unter sowjetischer Presselizenz erschien.
Мәҗмуганың элгәре – 1946 елның 15 апреленнән башлап совет матбугат лицензиясе белән нәшер ителгән "Саф җил" (алманча – Frischer Wind) матбугат сәхифәсе.
Chefredakteur des Frischen Wind war zunächst Lex Ende, danach Walter Heynowski. Am 1. Mai 1954[3] nahm die nun im Vierfarbdruck[1] hergestellte Zeitschrift den Titel Eulenspiegel an, nachdem 1950 die unabhängige, in der Nachkriegszeit sehr erfolgreiche Zeitschrift Ulenspiegel eingestellt worden war. Obwohl sie seit Februar 1957 der Abteilung Presselenkung des ZK der SED unterstellt war,[4] wurden manche Ausgaben aufgrund ihrer politischen Brisanz und satirischer Kritik an Versorgungsmängeln in der DDR vor dem Vertrieb vernichtet.[5][6] Nach der Veröffentlichung einer Ulbricht-Karikatur 1957 wurde der Chefredakteur Heinz H. Schmidt entlassen.[7] Mit dem Machtantritt Erich Honeckers, so die Einschätzung der langjährigen Eulenspiegel-Autorin und -filmkritikerin Renate Holland-Moritz, verringerten sich die verbliebenen Freiheiten; es kam zu einer „Flucht in die Humoreske“[8].
1954 елның 1 маенда ул, бүгенге исем астында мәҗмуга буларак бастырыла башлады. Шул ук вакытта 1950 елдан башлап чыгарылучы һәм сугыштан соңгы елларда бик популяр булган бәйсез "Уленшпигель" (алман эпик герое исеме буенча) мәҗмугасы тыелды, аның хезмәткәрләренә каршы эзәрлекләү чаралары үткәрелде.
Das Blatt erschien bis 1972 im ebenfalls 1954 gegründeten Eulenspiegel-Verlag, der danach zu einem eigenständigen Buchverlag wurde.
Мәҗмуга 1972 елга кадәр "Ойленшпигель" дәүләт матбагасы (алманча Eulenspiegel-Verlag) атнага бер мәртәбә бастырылып килде, шуннан соң матбага мөстәкыйль оешма булып китте. "Ойленшпигель" Алмания Демократик Республикасында (АДР) бердәнбер юмор һәм сатира мәҗмугасы булды.
Der Eulenspiegel war die einzige Satirezeitschrift der DDR.
Еш кына аңа язылырга теләүчеләр саны бастырып чыгару мөмкинлекләреннән артып та китә иде.
Häufig überstieg die Nachfrage die Auflage, die infolge des Papiermangels[7] auf 500.000[1] Stück limitiert war.
Сыйфатлы кәгазь җитмәү сәбәпле, аның тиражы беркайчан да 500 мең данәдән артык булмады. Шуңа да карамастан, Советлар Берлегенең эре шәһәрләрендә һәм этник алманнар яшәгән күпләп төбәкләрдә мәҗмуга ирекле рәвештә сатылып килде һәм аңа язылу да чикләнми иде.
Ab 1989
1989 елдан соң
Nach der Wende erwarb die zu diesem Zweck gegründete Eulenspiegel GmbH das Blatt.[1] Aufgrund ökonomischer Erwägungen[1] wechselte das Blatt im August 1991 (mit der Heftnummer 29/91) von einer wöchentlichen zur monatlichen Erscheinungsweise.
Алмания кабат берләшкәннән соң, "Ойленшпигель" җаваплылыгы чикле җәмгыяте мәҗмуганы бастыру эшен үз кулына алды. Ләкин икътисадый сәбәпләр аркасында 1991 елның августыннан (мәҗмуганың шул елдан чыккан 29 нчы саныннан) башлап ул айга бер мәртәбә генә бастырыла.
Die Auflage sank Mitte der 1990er Jahre auf 130.000[9] und lag 2012 bei 120.000[10][11] Stück, wobei 80 Prozent der Hefte im Osten Deutschlands verkauft werden.[7][12] Die beiden Besitzer, Hartmut Berlin und Jürgen Nowak, der 1986 vom Neuen Deutschland zum Eulenspiegel kam,[13] wechselten sich anfangs regelmäßig als Chefredakteur ab. Der Satiriker Bernd Zeller, der 1999 als Nachfolger von Jürgen Nowak vorgesehen war,[13] wurde aufgrund eines kritischen Interviews mit der Berliner Zeitung entlassen.[12] Die bislang im Franz-Mehring-Platz 1 ansässige Redaktion zog im Januar 2000 in die Gubener Straße 47. Im März 2000 wechselte Jürgen Nowak von der Redaktion in die Verlagsleitung.[14] Im Juli 2009 löste Mathias Wedel Hartmut Berlin als Chefredakteur ab.[15]
Тиражы да нык кимеде. Мәҗмуганың АДР чорында эшләп килгән хуҗалары, мөхәррирләре һәм даими авторларының һәм хезмәткәрләренең кайсыберсе эштән азат ителде.
Eulenspiegel (Magazin)
"Ойленшпигель" мәҗмугасы
Weblinks
Сылтамалар
Mähdrescher des Typs Fortschritt E 512 während der Weizenernte bei Großbothen, Kreis Grimma, 1986.
Fortschritt E 512 комбайннары игеннәрне урып-җыюда, 1986 ел.
Als Landwirtschaftliche Produktionsgenossenschaft, LPG, wurde der zu Anfang 1952 noch teilweise freiwillige und später durch die Zwangskollektivierung unfreiwillige Zusammenschluss von Bauern und Bäuerinnen und deren Produktionsmitteln sowie anderer Beschäftigten zur gemeinschaftlichen agrarischen Produktion in der DDR bezeichnet.
Авыл хуҗалыгы җитештерү ширкәтләре (АХҖШ, алманча Landwirtschaftliche Produktionsgenossenschaft – LPG) – АДРда өлешчә ирекле рәвештә, ләкин башлыча крәстияннәрнең һәм авыллардагы башка хезмәтчәннәрнең милкен һәм җитештерү коралларын уртак итү юлы белән ирексезләп күмәкләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килгән авыл хуҗалыгы берләшмәләре. Аларны оештыру, Алманиянең совет оккупация зонасында үткәрелгән җир реформасының төп һәм мәҗбүри гамәлләреннән берсе буларак, 1952 елда башлана һәм 1960 елда тәмамлана.
Zugrundeliegende Ideologie
Идеологик нигезләмәләр
Die Kollektivierung und Industrialisierung der Landwirtschaft gehört zu den Grundideen des Sozialismus.
Алмания коммунистлар фиркасенең (АКФ) 1930 елда ук кабул ителгән “Алман халкын милли һәм иҗтимагый азат итү” програмында болай диелә: „Без эре җир биләүчеләрнең хакимлеген җимерәчәкбез, аларның җирләрен һәм җитештерү чараларын түләүсез нигездә тартып алачакбыз һәм ярлы крәстияннәргә тапшырачакбыз, заманча техникасы булган совхозлар оештырачакбыз, авыл пролетариатының эш шартларын яхшыртып, аларны шәһәрләрдәгесе белән тигезләячәкбез һәм шул рәвешчә миллионлаган авыл хезмәтчәннәрен социализм төзүгә җәлеп итәчәкбез“. Башта, 1945-1951 елларда, АДРда АХҖШ оештырылыр алдыннан, авыл хуҗалыгы җирләре “яңа крәстияннәр” дип аталган җитештерүчеләргә бүлеп бирелә. Җир кишәрлекләренең уртача зурлыгы 6 гектар гына булганга күрә, “яңа крәстияннәр”нең эш тәҗрибәсе аз, техника белән тәэмин ителү дәрәҗәсе һәм хезмәт җитештерүчәнлеге шактый түбән була.
Geschichte
Тарихы
Gründung der LPG
АХҖШ оештыру
Die SED beschloss auf der 2. Parteikonferenz der SED, in Ost-Berlin vom 9. bis 12. Juli 1952, die Maßnahmen zur Bildung von Genossenschaften.
Алмания бердәм социалистик фиркасенең (АБСФ) 1952 елның июлендә үткәрелгән конференциясендә икътисад тармакларында дәүләт карамагындагы яки күмәк нигездәге ширкәтләр оештыру чаралары билгеләнә. Авыл хуҗалыгында алар АХҖШ рәвешендә тәгаенләнә башлый.
Damit wurden landwirtschaftliche Produktionsgenossenschaften zugelassen.
Бу уңайдан кабул ителгән кануннар буенча, авыл ширкәтенә хосусый милке һәм шәхси хуҗалыгы булган крәстияннәр генә түгел, башка авыл хезмәтчәннәре һәм авылларда хезмәт итүче башка ватандашлар да керә алган.
Die LPG wurden in einer Gründungsversammlung errichtet, mussten sich ein Statut nach gesetzlich vorgeschriebenem Musterstatut geben und wurden durch staatliche Organe bestätigt.
Хезмәтчәннәрнең күмәк хуҗалыкка уртак милек буларак керткән өлешенә бәйле рәвештә, авыл ширкәтләрнең өч төре барлыкка килә: беришесе – җир кишәрлекләрен, икенчеләре – авыл хуҗалыгы техникасын, өченчеләре мал-туарны, биналарны һәм башка җиһазларны берләштерү аша. Ширкәт әгъзасы булып китү өчен акчалата кертемнәр дә кабул ителә.
Mitglied einer LPG konnten nicht nur die Bauern mit eigener Wirtschaft werden, sondern auch Landarbeiter und andere Bürger.
Өченче төрдәге ширкәтләр баштарак, “берләштерелгән” мал-туарны асрау өчен зур корылмалар җитмәгәнгә күрә, бик аз була. Ләкин соңрак, еш кына АБСФ һәм ил хакимияте басымы астында, беренче ике төр ширкәтләр дә өченче төргә күчерелә, һәм соңгылары авыл хуҗалыгында өстенлекле булып китә.
Es wurden zunächst drei verschiedene Typen von LPG gebildet (Typ I, Typ II und Typ III). Je nach Typ wurden von den Bauern dabei ihr Boden (I), dazu ihre Maschinen (II) und dazu der gesamte landwirtschaftliche Betrieb mit Vieh, Maschinen und Gebäuden (III) in die Genossenschaft eingebracht.
Әлбәттә, АДРда да, Советлар Берлегендәге кебек, крәстияннәргә “шәхси өй яны хуҗалыгы” (алманча individuelle Hauswirtschaft) тотарга рөхсәт ителә.
Die Bauern mussten darüber hinaus Bargeld einbringen (Inventarbeitrag). LPG des Typs III waren zunächst selten, weil es an ausreichend großen Stallungen mangelte.
Ләкин алар файдалана торган “дәүләт җире” ярты гектардан артмаска тиеш була (Советлар Берлегендә – 20-25 “сутый”).
Viele LPG wandelten sich erst später, oftmals unter Druck von Partei und Staat vom Typ I oder II in den dann dominierenden Typ III um.
Шәхси хуҗалыктагы мал-туар саны да чикләнгән була.
Weitere Entwicklung der LPG
АХҖШ үсеше
Beregnungsanlage einer LPG, 1989.
Күмәк хуҗалыклардагы сугару җайланмалары, 1989 ел.
Erntekindergarten der LPG in Gerdshagen, 1983
Урак өсте башлангач оештырылган балалар бакчасы. Гердсһаген ширкәте, 1983 ел.
Im Frühjahr 1960 wurde die Kollektivierung der Landwirtschaft durch eine Kampagne der SED zwangsweise abgeschlossen.
Тулаем алганда, бу үзгәрешләрнең күбесендә ССРБ үрнәге, 1930 еллардагы колхозлаштыру чаралары кулланыла. Аерым хуҗалык булып калырга теләгән крәстияннәргә дәүләт һәм хакимият фиркасе басымы гел көчәя бара.
Ab diesem Zeitpunkt existierten, von Ausnahmen wie dem Hof Marienhöhe abgesehen, kaum mehr Einzelbauern.
Кырчылыкта һәм терлекчелектә кирәк булган заманча җитештерү техникасы дәүләт карамагында гына була, аны куллануга биреп торганда яки машина-трактор станцияләре ярдәменнән файдаланганда аерым хуҗалыкларга карата чикләүләр кертелә. Нәтиҗәдә, 1952 елдан башлап 1961 елга кадәр, Берлинда һәм АДР чикләрендә “таш дивар” корылганчы, хосусый милеккә ябышып яткан крәстияннәрнең күбесе Көнбатыш Алманиягә качып китә. Алар ташлап калдырган милек һәм хуҗалыклар җирле АХҖШ карамагына күчерелә.
Ferienobjekt für LPG-Bauern.
АХҖШ крәстияннәре өчен ял йорты.
Das Genossenschafts- und Bodenrecht war im speziellen Rechtsgebiet des LPG-Rechts geregelt. Der eingebrachte Grund und Boden der Bauern blieb weiterhin deren Eigentum, allerdings mit weitreichenden Veräußerungsbeschränkungen.
1960 елларда АДР авыл хуҗалыгында ширкәтләрне теге яки бу продукция җитештерү буенча (игенчелек, терлекчелек, бакчачылык, балык тоту һ.б.) махсуслаштыру башлана. Ун ел эчендә авыл ширкәтләрендә эшләүчеләрнең уртача саны 19 меңнән 9 меңгә кадәр төшә.
Die LPG hatten ein gesetzlich garantiertes umfassendes Nutzungsrecht an den landwirtschaftlichen Flächen.
Шул ук вакытта алар “халык милкенә” әверелә, ягъни дәүләт карамагына күчерелә.
Landwirtschaftliche Gebäude, das Inventar und Waldflächen wurden Eigentum der LPG.
Кайбер тармакларда “махсуслаштырылган” АХҖШ шәһәрләрдәгечә “Халык милке ширкәтләре” (алманча Volkseigene Güter) дип үзгәртелә.
Ehrung der LPG in Treppendorf
Треппендорф ширкәтенә күчмә байрак тапшыру тантанасы
DDR-Briefmarke von 1987 zum Jubiläum „35 Jahre LPG“
АХҖШ оештырыла башлауның 35 еллыгы уңаеннан чыгарылган АДР почтасы маркасы, 1987 ел.
Das Musterstatut sah vor, dass über den Vorstand und wichtige Angelegenheiten der LPG in einer Mitgliederversammlung entschieden wird. Die SED- und Staatsorgane übten jedoch großen Einfluss auf die Entscheidungen aus, so wurden die sehr einflussreichen Vorsitzenden oft per SED-Parteiauftrag von außerhalb eingesetzt. Die Arbeit in den LPG wurden über Brigaden und Abteilungen organisiert.
1980 елларда АСБФ хакимияте, крәстияннәр һәм аларның продукциясен кулланучы шәһәр халкы ризасызлыгына юлыгып, бу җимергеч реформаларга акрынлап булса да “капиталистларча” үзгәрешләр кертергә мәҗбүр була.
Die LPG-Mitglieder waren gesetzlich verpflichtet, ihre ganze Arbeitskraft der LPG zu widmen. Der Austritt aus einer LPG oder die Aufnahme einer Beschäftigung außerhalb der LPG war nach dem Musterstatut von der Zustimmung der Mitgliederversammlung der LPG abhängig und galt als politisch unerwünscht. Somit war es für Mitglieder nicht einfach, aus den LPG auszutreten, wenn sich die anderen Mitglieder dagegen sperrten.
Ә инде 1990 елларда, Алмания кабат берләшкәч, элеккеге АДРның авыл хуҗалыгы да күп еллар буе сыналган алман хуҗалык итү калыбына күчә.
Siehe auch
Өстәмә мәгълүмат
Landwirtschaftliche Produktionsgenossenschaft
Авыл хуҗалыгы җитештерү ширкәте
Stasi ist eine gängige Kurzbezeichnung für das Ministerium für Staatssicherheit der DDR.
Штази (алманча Stasi) – элеккеге Алмания Демократик Республикасы (АДР) Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгының (алманча Ministerium für Staatssicherheit der DDR) киң таралган кыскача атамасы.
Stasi (Begriffsklärung)
Штази (атаманың аңлатмасы)
Tiến quân ca (Gesang der vorrückenden Truppen) ist die Nationalhymne der Sozialistischen Republik Vietnam seit dem Jahr 1946, als Vietnam noch eine demokratische Republik war.
"Tiến quân ca" маршы ("Алга баручы гаскәр җыры, татарча укылышы – "тиен куын ка") – Вьетнам Социалистик Җөмһүриятенең дәүләт һимны. 1946 елда, бу ил әле Вьетнам Демократик Җөмһүрияте дип аталган вакытта кабул ителгән. Баштарак ул бер генә куплеттан торган.
Eigentlich besteht die derzeitige Hymne nur aus der 1. Strophe des Marsches der vorrückenden Truppen.
Аның сүзләрен һәм көен язган күренекле Вьетнам шагыйре һәм композиторы Ңуен Ван Као (Nguyễn Văn Cao, 1923–1995) язган.
Komponist und Textschreiber ist Nguyễn Văn Cao (1923–1995). Gleich nach der Veröffentlichung des Liedes wurde es zum Hauptlied der Việt Minh.
Матбугатта бастырылып чыккач ук, марш Вьетминнең (Việt Minh – шул чорда Вьетнам бәйсезлеге өчен көрәшкән хәрби-сәяси оешма) төп җыры булып китә, гәрчә әле рәсми рәвештә кабул ителмәгән булса да.
In der Zeit der „Augustrevolution“ im Jahr 1945 wurde statt des Verses „Đoàn quân Việt Nam đi“ („Truppen Vietnams marschieren“) bei den „Việt Minh“ gesungen "Đoàn quân Việt Minh đi"(„Truppen der Việt Minh marschieren“).
1945 елдагы "Август инкыйлабы" вакытында аның беренче юлы "Вьетмин гаскәре алга атлый" ("Đoàn quân Việt Minh đi") дип җырлана торган булган. Ил Франция колонизаторларыннан һәм Икенче бөтендөнья сугышында баскынчылык кылган Япония илбасарларыннан азат ителеп, 1954 елда Париж килешүенә кул куелгач, "Вьетмин" сүзе "Вьетнам"га алмаштырылган.
Veröffentlichung
Язылу тарихы
Im Winter des Jahres 1944 traf Văn Cao Herrn Vũ Quý, ein Kader der Việt Minh, im Hanoier Bahnhof.
1944 ел башында Ңуен Ван Као Һаной вокзалында үзенең күптәнге танышы булган Ву Куины (Vũ Quý) очраткан.
Vũ Quý selbst ist ein Bekannter von Văn Cao welcher ihn dazu brachte patriotische Lieder wie Đống Đa, Thăng Long hành khúc ca, ….
Ул вакытта Ву Куи Вьетмин җитәкче кадрларының берсе булган. Ңуен Ван Као аңа элегрәк тә азатлык өчен көрәшүче гаскәриләргә атап язган патриотик җырларын биреп барган.
Vũ Quý empfahl Văn Cao sich von den Revolutionsaktivitäten fernzuhalten, um einen Marsch für die Truppen der Việt Minh zu schreiben.
Бу очрашуда Ву Куи үзенең танышына башка эшләрен ташлап торырга һәм Вьетмин гаскәрләре өчен чын һимн булырлык әсәр язарга тәкъдим иткән.